Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Көч, традицияләр һәм бердәмлек бәйрәме: Норлатта Сабантуй узды

Сабантуй – татар халкының йөрәк тибешен чагылдырган милли бәйрәмебез. Сабантуй – ачык, җырлы-биюле һәм махсус колорит белән сугарылган чара гына түгел, ул хезмәт гимны, милли традицияләрнең бердәмлеге һәм байлыгы да.

Мотокросс

Норлат авылында әлеге милли бәйрәмебезне киң колач белән билгеләп үттеләр. Без дә Сабантуйга тугры укучыларыбыз янына кунакка бардык һәм газетабызга язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

Чара быел тугызынчы тапкыр үткәрелгән мавыктыргыч мотокросс ярышыннан башланды. Тимер атларда өч асыл егет көч сынашты. Фирдүс Сәлахиев – 3нче, Камил Нуруллин – 2нче һәм Алмаз Хәйруллин 1нче урынга лаек булды.

Тантаналы өлеш

Алга таба мәйданда норлатлыларны һәм Сабантуй кунакларын сәламләү сүзе белән Яшел Үзән муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров каршы алды:

– Сабантуй ул бәйрәм генә түгел, ә халкыбызның рухын, бердәмлеген һәм ныклыгын гәүдәләндерә торган буыннар арасындагы тере бәйләнеш. Бүген без атабабаларыбызның гореф-гадәтләрен һәм үз хезмәте белән кече ватаныбыз данын ныгытучыларны хөрмәтлибез. Бу көн шатлык, батырлык һәм яңа казанышлар символы булып торсын! – диде ул.

Чараны «Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин белән Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина алып барды. Бәйрәмне шулай ук Шәүкәт Миңнуллинның җырлы-моңлы тавышы һәм юморга бай теле бизәде. Җырга килгәндә, Сабантуй мәйданы сәхнәсен үзешчән артистлар һәм Татарстан Республикасының халык артисты ИлСаф белән Ринат Рәхмәтуллин гөрләтте.

Бүләкләр һәм котлаулар 

Бәйрәмдә актив гражданнар позициясе һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәннәре өчен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Фәрит Зыятдинов, Илнур Абзалов, Алексей Михайлов һәм башкалар бар. Шулай ук быел алтын туй – 50 ел уртак тормышларын билгеләүче үрнәк гаиләләрне дә хөрмәтләделәр. Дания-Рәшид Кәлимуллиннар, Әлфинур-Марсель Бикмуллиннар һәм Асия-Ринат Шәрәфетдиновлар Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләргә ия булды.

Ярышлар һәм традицияләр

Мәйдан шау-гөр килде. Норлатлылар һәм Сабантуй кунаклары күңелле, рәхәт ял көннәренә сусаган иде. Бала-чагадан алып, олысына кадәр – барысы да төрле уеннарда катнашты: аркан тарту, сулы чиләк һәм көянтәләр белән су ташу, кашыкка йомырка салып, капчыклар белән йөгерү һ.б. Гер күтәрү буенча ярышлар исә минем өчен көтелмәгән һәм гаҗәеп вакыйга булды. Ник дисәгез, мәйдан уртасында ир-атлар белән беррәттән яшь кызлар һәм мөхтәрәм апалар да көч сынашты. Җиңүче асыл затларыбыз: 16 килограммлы герне Яшел Үзәннән Сабина Ганиева – 27, Норлаттан Ләйсән Гыймадиева – 24 һәм Тәнзилә Ихсанова 30 тапкыр күтәреп, чыдамлыкның чикләре булмавын исбатлады. Ир-атлар арасында 24 килограммлы герне Бәчектән Рамил Гафиятуллин – 35, Түбән Урысбагадан Хәйдәр Сибгатуллин – 45, Татар Танаеннан Рөстәм Бәшәров – 85 һәм Мамадыш Әкил авылыннан Илнур Хәялиев 95 тапкыр күтәрде. Афәрин!

Бәйрәмнең кульминациясе

Сабантуйның барчабыз да иң зарыгып көтеп алган мизгеле – милли көрәш булды. Норлаттагы көрәшчеләр хәрәкәтчәнлек, җитезлек һәм стратегик фикерләүләре белән аерылып торды. Җиңүче, 2025 елгы Норлат Сабан туеның баш батыры Күгәй авылыннан Рәмзис Заһидуллин кыйммәтле бүләкне генә түгел, гомуми танылу да алды! 

Шулай итеп, Норлат авылындагы Сабантуй халыкның традицияләргә тугры калуын һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерүен исбатлады. Күңелле чыгышлар, төрле уеннар, бәйгеләр һәм ярышлар, бәйрәм рухы белән сугарылып, кунакларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Бу көн, шулай ук, киләчәк буыннар өчен мәдәни мирасны, милли бәйрәм һәм йолаларыбызны саклауның мөһимлеген дә искә төшерде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев