Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Картаерга сәбәпләр юк, гомерләр үтә бирсен

Алтынсу-сары яфраклар әйтерсең лә гомер көзләренә кереп баручы өлкәннәребезнең күңелләренә җылылык, яктылык өсти.

Нәкъ шундый матур көннәрнең берсендә Норлат авыл җирлегендә өлкәннәргә кадер һәм хөрмәт йөзеннән бәйрәм чарасы узды.

Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та үзенең чыгышында, тәбрик сүзләре белән бергә, өлкәннәребезнең җәмгыятебездә, тормышыбызда лаеклы урын алып торуларын билгеләп үтте. Бәйрәм чарасын «Яшь йөрәкләр» төркеме ханымнары дәртле җырлары белән ачып җибәрде.

Җитәкчеләре Ләлә ханым Хәҗипова өлкәннәрне котлап, үзләре төркеменә чакырды. «Яшь булып каласыгыз килсә, спортзалга килегез, бергә физик күнегүләр ясарбыз», – диде ул.

Дөрестән дә, бу төркемгә бик оптимист, яшәү көче ташып торган, тормышка гашыйк ханымнар җыелган. Ветераннар советы рәисе Роза Ягудина Укытучылар көне белән дә тәбрик­ләп узды. Барыбыз да беләбез, инде елдан артык Роза ханым белән солдат аналары берлеген җитәкләүче Әлфия Зыятдинова махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруны башлап йөри. Авылыбызның иң актив, әлеге изге эштә катнашучы хатын-кызларыбыз­ны билгеләп үттеләр. Аларның һәммәсенә дә рәхмәттән башка сүз юк.

Бәйрәмнең иң күңелле өлеше, әлбәттә инде, Идел аръягы мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт булгандыр. Бигрәк талантлылар диеп, сокланып тыңладык.

Берен әйтсәң, икенчесе үпкәләп калыр сыман. Шуңа, Татар Танае авылыннан килгән пар сандугач Рәшидә һәм Фәрит Мостафиннарны гына атап китәм, кунак булганга. Мәүлид ае уңаеннан Гөлнур ханым Гатауллинаның Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. хөрмәтенә мөнәҗәт әйтүе дә бик хуш килде.

Хәзер инде иң тәмлесенә чират җитте, әйе, ялган түгел, барлык бәйрәмнәрдә Хәмзә Идия­туллинның кыр кухнясында пешергән тәмле, итле боткасын бер авыз иткән кеше, ашамыйча китми. Әле шуның янына клуб кызлары пешергән коймак, самовардан кайнар чәйне дә кушсаң, бәйрәмгә бишле билгесе куярлык. Кунак булдык та, рәхмәтен дә әйтә белик инде.

Ел саен авылыбыз өлкәннәрен шулай зурлап, күркәм чара уздыручы авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка һәм җирлектә эшләүче тырыш кызларына, мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм үзләренең ярдәмен керткән барлык булышучыларга Аллаһ исәнлеген, озын гомер бирсен. Киләсе бәйрәмнәрне дә шулай гөрләтергә, очрашырга насыйп булсын иде.

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев