Карамалы Тау авылында яңа йолдызлар кабына
Карамалы Тау авылы кызлары Новомихайловскийда узган «Диңгез йолдызлар яндыра» («Море зажигает звезды») X Халыкара талантлар һәм иҗат бәйгесендә чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды
11-13 яшьлек балалар категориясендә, педагог һәм концертмейстер Гөлнара Хәбибуллина җитәкчелегендәге балет номерын башкаручы Андреева Лика эстрада вокалы номинациясе буенча 1нче дәрәҗәле, «Тайна моя девичья» номеры белән Ратникова Ульяна 1нче, «Цвети земля» номерын башкаручы Ганиева Диләрә шулай ук 1нче дәрәҗәле лауреат исемнәренә һәм «Нотки» ансамбль төркеме «Аллилуя» җыры белән 3нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды.
– Әлеге бәйгедә катнашуыма мин бик шатмын! 1нче урын алуым белән горурланам, бу җиңү киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә дәрт бирә. Безнең белән шөгыльләнгән җитәкчебез Гөлнара Дамир кызына олы рәхмәтләремне белдерәм! – дип эмоцияләре белән утаклаша Диләрә Ганиева.
«ЕЖиКС Халыкара продюсерлык компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Крайнов компаниянең тормышында, үсешендә актив катнашкан, шулай ук җәйге иҗади җыеннар кысаларында «Диңгез йолдызлар яндыра» («Море зажигает звезды») X халыкара сәнгать һәм талантлар конкурсы лауреатларын әзерләгән яшүсмерләрнең җитәкчеләре – Гөлнара Хәйбуллинага тирән рәхмәтен белдерде һәм педагогны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. «Үз талантыгыз белән сез Ватан мәдәниятенең күптөрлелеген һәм байлыгын арттырасыз. Үз һөнәрегезгә бирелгәнлегегез югары хөрмәткә лаек! Сезгә һәртөрле бәхет, оптимизм, сәламәтлек, яңа иҗади казанышлар һәм кешелек җылысы телим!» – дип язылган әлеге Рәхмәт хатында.
Без дә чын күңелдән талантлы кызларыбызны тәбрик итәбез! Алдагы тормышларында иҗат дәрьясында яңа үрләргә ирешсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев