Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагуҗа авылы зиратында өмә узды

Барыбыз да бу дөньяга бик кыска вакытка гына килә. Шул вакытны дөрес, тәртипле, иманлы, саф күңелле булып үткәрә аламы, юкмы анысы инде җавап таба алмаслык сорау. Ләкин мәңгелеккә киткәнче, үзебездән алда киткән буыннарны кайгыртып, аларга догачы булып, мәңгелек йортыбызны тәртиптә тоту, безнең бурычыбыз булып тора.

- Ел саен өмә ясап авылыбыз егетләре зиратны рәткә китереп торалар. Быел да бәйрәм ялларында күмәк өмәгә җыелдылар алар. Аллаһка шөкер көн дә матур торды. Трактор белән кискән, ауган агач ботакларын ташыдылар. Алыштырган иске чардуганнарны, ташларны чыгардылар.

Борщивикларны, үләннәрне чабып, иске каберлекләрне тәртипкә китерделәр. Чүп-чардарны, кипкән үләннәрне җыеп яктылар. Егетләр белән бер рәттән өлкән буын да мәш килде. Авылыбыз имамы Илфат Кадирҗан улы да эш барышында туган кыенлыкларны чишәргә дә, сорауларга кулай җавап табарга да, физик яктан да ярдәмгә ашыкты.

Бик күп еллар күмәк көч белән башкарылган әлеге өмәләрнең нәтиҗәсе күренеп тора. Зиратыбыз пөхтә, чиста, нурлы. Алга таба да, бердәм-тату булып, авылларыбызны тәртиптә тотарга насыйп булсын, – дип яза Карагуҗа җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев