Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изге Рамазан аенда бер изгелекнең савабы 70 мәртәбә арта, димәк шушы кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Аллах Тәгалә бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз

Авылдашлар арасында миһербанлы, игелекле кешеләр шактый.

Һәр ел саен, рамазан аенда мохтаҗларны онытмый, ярдәм күрсәтүче Фәсхетдиновлар гаиләсеннән бу бүләкләр!

 

🙏- Менә бүген дә Рамазан ае уңаеннан авылыбызның ярдәмгә мохтаҗ гаиләләренә Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Раушан һәм Фәния Фәсхетдиновлар гаиләсе әзерләгән кирәкле азык -төлекләрдән, хәтта зәм-зәм суыннан торган пакетлар, матди ярдәм таратылды. Авылдашлар үзләрен шулай искә алып зурлаганнары өчен Раушан абый белән Фәния апага рәхмәт әйтеп, дога кылдылар.
Раушан абый,Фэния апа! Барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт, сезгә! Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә: авылларда азан тавышлары тынмасын иде, һәммәбез дә сау-сәламәт булып, изгелек кылып, уразалар тотып, намазлар укып , хак динебезгә озын-озак хезмәт итеп, киләсе Рамазан айларын да күрергә язсын. Барыгызга да Аллаһның рәхмәтләре яусын! Рамазан аенда кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, Әмин, - дип язалар Күгәй авылы Вк төркемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев