Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Югалган самолетлар эзеннән

Алдагы елларда безнең районның Олы Ачасыр авылы кырларында 1944 елның февраль аенда егылып төшкән самолет (самолетлар) турында газетада язылды инде.

Самолет калдыкларын эзләргә Казаннан «ВИПЦ Отечество» дигән оешмадан үткән елның октябрь аенда, быел май һәм менә кабат октябрь айларында белгечләр һәм гади эзләүчеләр килеп китте. Алар металл җайланмалары белән кырлардан сәгатьләр буе эзләү эшләре алып барды. Бу катастрофага 79 ел узуга карамастан, кырларда әле дә самолет калдыклары кисәкчәләре ята. Шуларны җыеп анализ ясарга гына кала инде.

 «Ләкин төгәл итеп болар кем самолеты кисәкләре икәнен раслап булмый», – ди эзләүләр буенча зур белгеч Илья Прокофьев.

 Шушы көнгә кадәр 5 очучының язмышы билгеле түгел. Эзләүләр дәвам итә. Монда Анатолий Скорюков, Чаллыдан «Бентос» эзләү отряды җитәкчесе Виктор Туманов катнаша. Шушы группада Бакырчы авылы егете, Татарстан фәннәр академиясе хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты Рафик Сәлахиев та актив эш алып бара. Эзләүләрне бу егетләр үз акчаларына башкара. Болар зур интузиастлар һәм тарихны күңелләрен биреп эзләүче шәхесләр. Аларга зур уңыш­лар теләргә генә кала.

Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев