Иске Шырдан авылында хезмәт ветераны Галина Афанасьеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов Иске Шырдан авылында яшәүче Галина Афанасьеваны туган көне белән котлады.
Галина Ивановна 1935 елның 13нче мартында Иске Шырдан авылында туа, анда белем ала һәм үзенең хезмәт эшчәнлеген дә биредә башлый. Ул колхозда, төзелештә, тимер юлда, Серго заводында һәм ит комбинатында эшли. 19 ел дәвамында Галина Афанасьева ашханәдә эшли. Ире белән алар өч малай тәрбияләп үстерә, һәм хәзер Галина Ивановнаның 8 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Ул хезмәт ветераны медаленә ия һәм 1990 елдан лаеклы ялда гомер итә.
Без дә аңа сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев