Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җирлек башлыгы – зур гаилә башлыгы ул

Хөрмәтле редакция! Басылганнарга кире кайтып, яңадан Олы Яке турында язасым килде.

Безнең авыл арасы ике генә чакрым һәм мин бик еш Якедә оештырылган чараларда булырга тырышам. Беләм, якелеләр бәйрәмнәрне оештыра белә, чөнки авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина бу эшне үзе башлап йөри.


Язасы килгән нәрсәм дә анда узган бәйрәм турында түгел. Бу хакта үзегез укып белдегез инде, ә авыл өчен янып-көеп, утка-суга керергә әзер булган хуҗабикәләре хакында. Яке, Уразлы, Карәтмән халкының күбесен яхшы беләм, чөнки элек 9-10нчы класска безнең авылга килеп укыдылар. Тырыш, үҗәт, үзсүзле халык яши бу як авылларда.

Фирая ханым да шундыйлардан, мөгаен. Аңа Ходайдан, кешене тыңлап белү, аңлау сәләте бирелгән. Ул һәркемнең гозерен тыңлап, ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер җитәкче (белгәнемчә, безнең авыл кешеләре дә аңа киңәшкә еш мөрәҗәгать итә). Ул авылга бер катнашым булмаса да, минем аның белән еш аралашканым бар, үз авыллары халкы – кешеләре турында никадәр горурлык хисе белән сөйләргә ярата ул.


Олы Яке авылына – җирлекнең үзәгенә, Каратмән, Уразлы авылларына аяк бассаң, андагы төзек хуҗалыкларга, урамнарның чисталыгына, иң мөһиме – юлларның төзеклегенә, төзек күперләренә сокланмый мөмкин түгел. Ә зиратлары турында әйтәсе дә юк, 1-2 ел эчендә аларны шундый итеп тәртипкә китерделәр, шаккатырлык. Инеш-чишмәләре дә тәртиптә, ямь биреп тора. Сез Яке клубы янындагы ял паркын, балалар мәйданчыгын, мәктәп тирәсендәге тәртипне күрсәгез –искитмәле. Монда һәр нәрсәдә, авылын яратучы, иң мөһиме – авыл халкына хөрмәт белән караучы, оста оештыручы хуҗабикә Фирая Габделбарый кызының хезмәте күренә.


Авыл халкының сүз­ләре­нә караганда, җирлек баш­лы­гының планнары зурдан, эшлисе эшләре күп икән. Бәйрәм барышында авыл халкының да рәхмәте чиксез, хөрмәте зур икәнен аңладым. Авыл активисты дип, бер агайга бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде Фирая ханым. Ә ул агай: «Фирая, боларның берсе дә синнән башка булмас иде, үзеңә чиксез рәхмәтебез», – дип, сүзен төгәлләде. Менә җирлек башлыгына бәя һәм, әлбәттә, халыкның рәхмәте һәм хөрмәте!

Дөрес, авыл халкы арасында төрлесе бардыр, ни беләндер килешмәүче, җае чыккан саен кирегә сөйрәүчесе дә булмый калмый инде, бу табигый хәл.
Сүземнең соңгысы итеп, бу җирлектә яшәүчеләргә, сезнең өчен, авыл өчен дип яшәүче, эшләүче җирлек башлыгыгыз Фирая Габделбарый кызының кадерен генә белегез, хезмәтенә тиешле бәя бирегез, мондый җитәкче белән горурланырга була һәм бу бәхет күпләргә тәтеми, диясе килә.
Авыл халкының яшәеше, көнкүреше, һәр гаиләдәгечә, гаилә башлыгыннан тора, ә Фирая Фәйзуллина нәкъ шундый ир йөрәкле зур гаилә башлыгы!
Ә безгә якелеләргә бераз гына көнләшеп карарга гына кала.

Хөрмәт белән, А.Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев