Бозда 3 буын егетләреннән торган 3 команда очрашты.
- Уен бик мавыктыргыч барды. Бар командалар да яхшы әзерлекле иде. Җанаталарның “гол” дип кычкырып көч биреп тыруыннан авыл көне буе яңгырап торды. Шулай ук хоккей мәйданчыгы янында пылау ашарга, кайнар чәйләр белән сыйланырга була иде. Барлык егетләрне бу матур бәйрәм белән котлап, аларга саулык, тынычлык һәм озын гомер теләп калабыз, дип яза Олы Карауҗа авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.
Нет комментариев