Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Норлат авылында яшәүче Рәхимә Хәлил кызы 95 яшьлеген каршы алды

Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, Норлат авылында яшәүче Рәхимә Хәлил кызы Гыйбадуллинаны 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Юбилярга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетле картык теләделәр.

Галим абый белән Рәхимә апа бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенгесе көндә сөеп туймаслык дүрт оныгы бар. Рәхимә апа бик күп еллар Норлат совхозында җиләк-җимеш бакчасында эшли. Хәзерге вакытта улы Рөстәм, кызы Роза тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

"Яшел Үзән" редакциясе дә әлеге матур теләкләргә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев