Яшел Үзәннең Мулла Иле авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан чара оештырдылар
Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан Мулла Иле авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әдәби чара уздырылды.
Китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова чарада катнашучыларны галимнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлинә Әбделхәева "Каюм Насыйри Мулла Илендә" дигән чыгышы белән чыкты. Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина викторина сорауларына җаваплар алды.
Фойеда «Каюм Насыйри – татар мәгърифәтчесе» исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
Рәзинә Сәйфетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев