Яшел Үзәннең Бакырчы авылында чаңгы ярышлары узды
Бакырчы авылында Рафыйк һәм Рашит Бахтияровлар истәлегенә 5нче тапкыр чаңгы ярышлары оештырылды.
Бертуганнар Рафыйк, Рашит, Шамил, Навыйлләрнең авыл өчен, авыл халкы өчен эшләп калдырган эшләре бик күп. Авыл өчен җан атып, булсын диеп яшәделәр алар. Бүгенге оешкан бәйрәм, аларга дога булып ирешсен.
Бәйрәмнең иганәчеләре Бахтияровлар гаиләсе. Әлфия белән Равыйл абый Бахтияровларга чаңгы ярышын оештырырга булышканнары өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук, ярышка килгән һәр кешегә дә рәхмәт әйтәсе килә. Киләсе елларда да, чаңгы ярышында очрашырга насыйп булсын диеп, планнар корып таралыштык. Әбиләр әйтмешли, фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килсен! Иң мөһиме, сугышлар туктап, балаларыбыз исән сау әйләнеп кайтсыннар!
Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев