Яшел Үзәннең Әйшә гимназиясендә Халыкара туган телләр көнен билгеләделәр
Бүген Әйшә гимназиясендә Халыкара туган телләр көненә багышланган чара үткәрелде.
Гимназиядә төрле милләт укучылары белем ала. Алар барысын да сокландырып, татар, рус, инглиз, чуаш, үзбәк, мордва, азербайдҗан, чегән, мари телләрендә шигырьләр укыды, матур җырлар җырлады, дәртле биюләр биеде. Чараны 8нче сыйныф укучылары белән берлектә гимназиябезнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова үткәрде. Педагог барлык укучылар өчен дә кызыклы чара оештыра алды. Ә туган (татар) тел укытучысы Гөлфия Хәсәнова 8-10нчы сыйныф укучылары белән "Дәү әнидә кунакта" әсәрен сәхнәләштерде. Чара ике дәүләт – татар һәм рус телләрендә алып барылды. Бәйрәм уңай атмосферада узды.
Әйе, Әйшә гимназиясендә төрле милләт балалары укыса да, алар бер-берсе белән дус һәм тату яши! Бердәмлегебез белән көчлебез!
Гөлнур Зыятдинова,
Әйшә гимназиясе директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев