Яшел Үзәннең Ачасыр авылы мәктәбендә «Туган тел «бәйрәме узды
Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Юнеско инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февраль «Халыкара туган тел көне» итеп үткәрелә.
Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Халкыбыз элек-электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, табышмаклар уйлап чыгарган.
Укучылар белән "Мәкальләр чылбыры" уенын уйнап алдык. Аннан кызыклы сорауларга җавап бирдек. Шулай ук халкыбызның милли киемнәре турында фикер алыштык. Балалар милли җырлар җырлады, биюләр башкарды, әдипләребезнең шигырьләрен сөйләде. Әдәби чара Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Туган телебезне саклыйк, яклыйк!
Рамил Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев