Яшел Үзәндә 2 яшьлек балага кайнар су түгелгән
Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 883 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 538е – шәһәрдән, 345е районнан булган. 441 кешене госпитализацияләгәннәр: 284е – шәһәрдән, 150се – районнан.
Әйшәнең Садовая урамында билгесез затлар кыйнаган, баш мие селкенгән 21 яшьлек кыз янына чакыру алынган. Медиклар аны травматология бүлегенә китергән.
Норкин урамында билгесез кеше башына суккан, баш мие селкенгән 43 яшьлек хатын-кызга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән. Зыян күрүчене травмпунктка китергәннәр.
Хаҗиев урамында, кайнар су түгелеп, күкрәге пешкән 2 яшьлек бала янына чакыру булган. Тәненең 13 проценты зыян күргән малайны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев