Күлбаш авылыннан Гөлчәчәк Исмәгыйлева сөлгеләр җыелмасы откан иде.
-Район газетасына күптәннән язылсам да, бүләк алуым беренче. Турыдан-туры эфирны әнием карады, шатлыклы хәбәрне дә ул җиткерде. Без дәү әнием, әнием бер урамда торабыз һәм өч йортка да “Яшел Үзән” килә. Көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Бүләкләр белән дә сөендергәнегез өчен зур рәхмәт. Әле сөлгенең берсен әниемә кертеп бирәчәкмен, истәлек булсын, - дип сөйли Гөлчәчәк.
Нет комментариев