Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында 150 кг авырлыктагы гигант гөбәдия пешереләчәк

Пешекчеләр 30 сентябрьдә Осиновода узачак «Зур бәләш-гөбәдия» гастрофестивале кысаларында рекорд ясарга җыена.

Әлеге камыр ризыгы өчен диаметры 1,5 метрлы махсус мич һәм табалар әзерләнгән.


Фестиваль 11:00 сәгатьтә Осиново бистәсендә, Гагарин урамындагы 3а йортындагы банкет залларының берсендә башлана. Бер ярым метрлы гөбәдияне югары уку йортлары студентлары һәм һөнәри уку йортлары укучылары тәҗрибәле аш-су осталары һәм кулинарлар белән берлектә пешерәчәк.


10 команда катнашыр дип планлаштырыла. Фестиваль кунакларын әбиләренең рецептлары буенча пешерелгән кайнар коймак, җыр- биюләр һәм татар кунакчыллыгы көтә. Зур бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланачак.

Чара 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә.

Чыганак: Зеленодольск | Форум телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев