Яшел Үзән районы үзешчәннәре елмайта да, елата да ала
Районда үзешчән сәнгать смотр-конкурсы старт алды һәм нинди чыгышлар белән гаҗәпләндерделәр соң?
Районыбызда авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында уздырылучы «Халык талантлары» беренче үзешчән сәнгать смотр-конкурсы старт алды. Һәм ул Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Ул Татар Танае мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең чыгышы белән башланып китте. Бик тырышып, матур итеп итеп әзерләнгәннәр. Концерт программасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Катнашучыларның иң яшенә 10 яшь булса, иң өлкәненә 74 иде. Яшь кызлар биюләре белән сәхнәне гөрләтсә, өлкәнрәкләр берсеннән-берсе моңлы җырларын сузды. Асия Закирова, Флюра Замматова, Рәшидә Мостафина, Илсөяр Уразова башкарган җырлар залда утыручы һәр тамашачының күңеленә үтеп кергәндер. Танайлылардан соң сәхнәгә Карашәм, Панау авылы үзешчәннәре күтәрелде. Аларның чыгышлары да бик матур, күркәм иде. Искиткеч җырлар (Зиннәтуллина Миләүшә, Хәялиева Зөлфия, Халиуллин Хәмит, Гайфуллина Фидалия, Зубина Надежда), йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр (Гыймранова Фәридә, Хәлиуллина Илхамия) яңгырады сәхнәдә. Афәрин!
Икенче тукталышыбыз – Күгеш авылы. Монда концерт программасын театральләштереп әзерләгәннәр иде. Сәхнәдә 30га якын кеше чыгыш ясады. Алар арасында нәни балалар да, мәктәп укучылары да, укытучылар, өлкән яшьтәге абый апалар да бар иде. Айгөл Төхбәтуллина башкаруындагы "Уракчы кыз" җыры шәхсән минем күңелемә сары май булып ятты. "Җәүхәрләр "ансамбле, Салахиев Рафис, Вәлиева Гөлфинә, Юсупова Гөлфия, Яруллина Гөлия үзләренең йөрәктән чыккан җырларын халыкка бүләк итте. Күп кенә шигырьләр яңгырады сәхнәдән (Сафина Алисә, Низамиев Адель, Замалиев Сәйдәш, Зәйнуллина Гөлшат).
Өченче тукталыш – Күгәй мәдәният йорты. Аларның чыгышлары да спектакль итеп эшләнелгән иде. Шундый осталар, әле моңайдык, әле елмайдык, әле көлдек, әле еладык. Әйтерсең лә, сәхнәдә профессиональ артистлар чыгыш ясый! Залда утыручы тамашачыларның да күбесенең күзләрендә яшь иде. Җыр, бию, нәфис сүз, татар халкының гореф -гадәтларе, милли уеннары бер беренә үрелеп барды, бер генә минут та сәхнә буш тормады. Тамашада катнашучыларның иң кечесенә 10 яшь булса, иң өлкәненә 78 яшь иде.
Искиткеч талантлы кешеләр яши икән Иделнең аръягында диеп кайттым. Иң куанычлысы – бу авылларның һәрберсендә дә сәхнәдә бөтен гаиләләре белән катнашучылар күп иде – дәү әнисе, дәү әтисе, әнисе, әтисе, оныгы сәхнәдә! Бу бит буыннар бәйләнеше! Мондый гаиләдә үскән балалар, һичшиксез, туган җиренә дә, туган теленә дә, гаиләсенә дә тугрылыклы булып үсәр! Авыл мәдәният йортларында үз хезмәтен яратып, хөрмәт итеп, җиренә җиткереп башкарып эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә!
Йолдыз Шәмгунова. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев