Яшел Үзән районы Тау Иле авылында балалар өчен матур бәйрәм үткәрделәр
«1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Балачак - ул хыяллар һәм ачышлар, тормыш баскычларындагы тәүге адымнар һәм җиңүләр чоры».
- Аның якты хатирәләре күңелдә гомер буе саклана. Мәхәббәт җимешләре булган йөрәк парәләребез, таза-сау булсыннар, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, бу тормышта үзләрен бик тә бәхетле итеп сизсеннәр. Без ничә яшьтә булсак та, һаман да әле бала. Димәк, бу бәйрәм барыбыз өчен дә бәйрэм.
Авылыбыз мәдәният йорты каршында балалар өчен матур бәйрәм булды. Нәни дусларыбыз белән төрле уеннар уйнап рәхәтләнеп күңел ачтык. Шушы бәйрәмгә килгән балаларга, аларның әти-әниләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Бердәм булыйк! Бәйрәм белән! – дип яза Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәләхова.
Фото: Гөлфинә Сәләхова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев