Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яшәүче Зәки Ахунҗан улы Закиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында яшәүче Зәки Ахунҗан улы Закиров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин котлады.

Зәки абый күп еллар Ленин колхозында хезмәт куйган. Бүгенгесе көнне Фирая апа белән, балалар, оныклар, оныкчыклар рәхәтен күреп, иңне-иңгә куеп яшиләр. 

Авыл җирлеге җитәкчелеге юбилярны котлап, озак елларга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет теләп, бүләкләр тапшырды.

Әлеге теләкләргә "Яшел Үзән" редакциясе дә кушыла.


Нет комментариев