Яшел Үзән районы Татар Танае авылы батыр егетен югалтты
МХО катнашучысы Мөхәммәтов Ильнур Илдус улының батырларча вафат булуы турында хәбәр итәбез.
Ул 1987 елның 23 октябрендә ТР Яшел Үзән районының Татар Танае авылында туа. ТР Яшел Үзән МР Татар Танае урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Хәрби хезмәт уза. Алабуга милиция мәктәбендә укый. Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли.
МХО башлангач, Илнур 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә, махсус хәрби бурычларны үтәүдә катнаша, күп тапкырлар штурм вакытында көрәшә. Командирлар һәм сугышчан дуслары аны батырлыгы, кыюлыгы, җаваплылыгы өчен югары бәяли. Ул бервакытта да көрәшче дусларын сугыш кырында калдырмый, әмма, кызганычка каршы, үзе соңгы сугышта һәлак була.
Сержант Илнур Мөхәммәтов чын герой, патриот булып һәлак булды. Аның тормыш иптәше Ландыш һәм ике баласы калды.
Илнур үзенең сугышчан хезмәтләре өчен «Сугышчан батырлык өчен», «Хәрби батырлык өчен», «Батырлык өчен», медальләре һәм Хәрби часть командирының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Батыр сугышчыбызның әнисе һәм тормыш иптәшенең, туганнары һәм балаларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның җаны җәннәттә тынычлык тапсын! Әәәмин! Геройга мәңгелек истәлек!
Илнур Мөхәммәтов белән хушлашу 7 майда 10.00 сәгатьтә Татар Танае авылында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев