Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Олы Ачасырның яңартылган мәдәният йортында зур ифтар мәҗлесе узды

Олы Ачасырның яңартылган мәдәният йортында авылның мөхтәрәм өлкәннәре, хаҗи-хаҗияләре катнашында зур ифтар мәҗлесе уздырылды.

– XIX гасыр башында халык акчасына җыелып салынган икенче мәхәллә мәчете территориясендә төзелгән мәдәният йорты нигезеннән дога өмет итеп яткан әрвахларның рухлары шат булып ятсын иде. Динсезлек чорында шушы нигездә белеп һәм белмичә кылган начар гамәл-гөнаһларыбызны Аллаһыбыз кичерсә иде. Киләчәктә, олыгаеп барган авылдашларыбыз, читтә яшәүче бала-оныкларыбызның да шулай бергәләшеп, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, җылы, матур очрашулар, күңелле яллар үткәрергә насыйп булса иде. Ифтарны үткәрүдә өлеше кергән һәр кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһыбыз барыбыздан да разый, тоткан уразаларыбыз кабуллардан кылса иде, – дип сөйли мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев