Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гореф-гадәтләрне барлар вакыт җитте

Элек егет өйләнер алдыннан булачак хатыны өенэ атларга төялеп, гармуннар белән сандык төшерә, кыз өендэ табыннар эзерләп каршы алалар.

💥💥Сандыкны ачар алдыннан күршеләр керә, күчтәнәчләрне бергәләп карап чыгалар, hәрбер кешегә күчтәнәч тими калмый.

⚡⚡- Без дә балаларны «Әбиемнең күңел сандыгы» дип исемләнгән чарага чакырдык. Балаларга төрле остаханәләр күрсәттек: Гәйнетдинова Рәзинә апа йон эрләп күрсәтте, балалар орчыкка җеп урап карадылар, энәләр белән "күзәнәкләр" җыйдык, егетләргә инде «"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз"» мәкаленэ таянып, чүкеч белән кадак кадакладылар, соңыннан самовар янында чекердәшеп, чәк-чәк белэн чәй эчтек. Шуны әйтәсем килә, хәзерге буын безнең дәү әтиләребез, дәү әниләребезнең ничек яшәгәннәрен белеп үсәргә тиеш, -дип сөйли Бишнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәхилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев