Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Геройлар беркайчан да үлми, Геройлар безнең хәтердә яши

Татар Наратлысы авылында Советлар Союзы Герое Галләм Гыймади улы Морзахановка (1925-1990 еллар) мемориаль такта куелды.

Авылда геройның туганнары яши, алар аны хәтерли һәм хөрмәт итә.

Сугыш турында сөйләү һәр­вакыт авыр, әмма безгә тыныч тормыш бүләк итүчеләрне онытыр­га хакыбыз юк. Еллар узу белән бу хәтер тирәнәя генә бара.
Мемориаль такта ачу –авылыбыз тормышында аеруча мөһим вакыйга. Бу үлгәннәрне искә алу гына түгел, ә яшь буын өчен батырлык һәм дан дәресе дә. Безнең һәм киләчәк буынның бурычы илебез кичергән газаплы сугыш елларын хәтер итеп саклау.


Балалар әтиләре һәм бабалары истәлегенә мемориаль такта ясарга карар кыла һәм аны туган авылы Татар Наратлысы авылында урнаштырырга ниятли. Әлеге изге эш уңаеннан митинг авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә салынган һәйкәл янында узды. Советлар Союзы Герое Галләм Морзахановның уллары – Ринат, Фирнат һәм оныклары Илнур Хәлиуллин, Азат Морзаханов иң зур хыялларын тормышка ашырды –
мемориаль тактаны урнаш­тырды.
Мемориаль тактада Герой якташыбызның сурәте ясалган һәм кыскача батырлыгы тас­вирланган. Нәкъ менә шушы гамәле өчен ул Советлар Союзы Герое исемен алган һәм Ленин ордены, «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнгән.


Галләм Морзаханов СССР Хәрби-диңгез флотының Кызыл флотчысы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое.
1925 елның 27 мартында Татар Наратлысы авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда тракторчы булып эшли башлый. Армиягә 1943 елда СССР Хәрби-Диңгез Флотына чакырыла. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Днепропетровск хәрби флотилиясенең 66нчы аерым отряды сафында була. Бу флотилия составында Белоруссия стратегик һөҗүм операциясендә катнаша. 1944 елның июлендә Пинск шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә: диңгез пехотасының разведка отряды составында 5 десант операциясендә катнаша, алар барышында дошманның 5 ут ноктасын юк итә. Дошманның контратакаларын кире кагуда катнаша һәм ике тәүлек дәвамында яулап алынган плац­дармны тота. Плацдарм өчен сугышларда авыр яралана һәм госпитальгә җибәрелә. Дәваланудан һәм демобилизациядән соң туган авылына кайта һәм «Комсомолец» колхозында ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. 1947-1955 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Хатыны Рахилә белән сигез бала үстерәләр, моның өчен ул Герой Ана исеменә лаек була. Галләм Морзаханов Яңа Татар бистәсендә татар зиратында төп аллеяның сул ягында, 37нче участокта җирләнгән.

Хәзер исә якташыбызның батырлыгы балалары һәм оныклары ярдәмендә туган җирендә дә мәңгеләштерелде. Тантанада Рәхимулла хәзрәт Гайнуллин сугышта һәлак булганнар рухына дога кылды. Галләм Морзахановның балалары, туганнары чыгыш ясады. Авыл халкы рәхмәтен ирештерде. Митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Үз гомерләрен корбан итеп, безгә якты киләчәк бүләк иткән кешеләр алдында баш иябез. Без Геройның гаиләсенә һәм туганнарына әтиләре һәм бабаларының истәлеген саклаганнары өчен рәхмәтлебез. Барчабызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән! Әниләрнең күзләре бары бәхеттән яшьләнсен, ә күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын иде!

Рәшидә Гурьянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев