Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Герой булып тумыйлар

Яшел үзәнлеләр «Безнең заман геройлары» иҗтимагый премиясе лауреатлары булды

Норлат авылында яшәүчеләр – 17 яшьлек студент Илшат Гыймадиевны һәм 154нче частьнең янгын сүндерүчесе – Шәүкәт Миңнуллинны Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT - паркта узган «Безнең заман геройлары» һәм «Нәни геройлар форумы» иҗтимагый премияләрен тапшыру тантанасында бүләкләделәр.


Искәртеп узабыз, агым­дагы елның августында Илшат Гыймадиев һәм Шәүкәт Миңнуллин Норлат авылы янындагы плотинада суга баткан яшүсмерне коткарган иде. Нәкъ менә аларның батырлыгы, тизлеге һәм зирәклеге аркасында кеше гомере сакланып калды. Бу гамәлләре бәяләнеп, җәмәгать премияләренә лаек булды. Премияне тапшыру инициаторы булып ел саен «Бердәм Россия» һәм «Яшь гвардия»партияләренең төбәк бүлеге тора.


«Гадәттәгечә, декабрь аенда «Безнең заман геройлары» премиясен тап­шырабыз. Быел ул җәмәгатьчелек статусын алды һәм без республикадан гына түгел, РФнең 8 төбәгеннән дә лауреатларны чакырдык. Бу геройлар турындагы тарихларны мониторинглауны без ел дәвамында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә алып барабыз. Ә декабрьдә аларны бүләклибез», дип сөйләде ТРның «Яшь Гвардия» бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.


ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Герой булып тумыйлар, гамәлләр аша герой булалар»,дип билгеләп үтте.

Мин гомерләрен кызганмыйча, янгыннарда һәм башка куркыныч хәлләрдә ярдәмгә ташланган кешеләр белән горурланам. Бүген алар бүләк белән бергә югары бәя алды».


Резеда Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев