Элек-электән килгән йолаларыбызны саклап, Олы Ачасырда да сөлге җыйдылар
Атка утырып, гармунга кушылып җырлап, милли костюмнарыбызны кигән яшьләр, апалар авыл урамнарын әйләнде.
Һәр гаилә изге теләкләрен теләп, бүләкләрен тапшырды. Тәскирә апа Шәйхуллиннар, һәрвакыттагыча, бүләк җыючыларны тәмле коймакларын пешереп, кайнар чәй белән каршы алды.
Менә шулай, авыл урамнарына ямь биреп, тирә-юньне җанландырып яшәүчеләргә афәрин диясе генә килә. Рәхмәт сезгә, киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәргә, исән-имин, күңелле генә бәйрәмнәрне уздырып җибәрергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев