Чишмәләр – яшәү чыганагы
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе ул.
Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре бар.
– Авылыбызның өлкән буын кешеләре белән тау башындагы «Изгеләр чишмәсе» дип аталган чишмәбездә жомга намазы укып, догалар кылып, самовар чәйләре эчеп, кечкенә генә сәяхәт ясадык. Безнең төбәгебездәге «Изгеләр чишмәсе» бүгенге көндә дә үзләренең саф сулары белән дан тота, аларга игътибарыбызны арттырыйк, саклыйк, киләчәк буынга чиста-пөхтә итеп тапшырыйк. Төп максатыбыз менә шул, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
СөбеһанАллаһ, нинди күркәм гамәл!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев