Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чыңлый чалгы тавышы

Юк ла, хәзер печән чапмыйлар инде... әкренләп авылларда бәрәңге бакчаларында ишетелә башлады «чаж» да «чож»...

Бигрәк тиз узып китте бу җәй, әйеме? Әле кайчан гына утырткан идек бит ул бәрәңгене, әле кайчан гына агу сиптереп, чүбен утап, төбен өеп мәшәкатьләнгән идек! Менә сиңа мә, инде алыр вакыт җиткән ләбаса!


Газетабызның социаль челтәренә Алия Гаязова, чалгы тавышын ишетегез әле дип, абыйларының бәрәңге сабагын чабу процессын видеога төшереп урнаштырган иде. 


Ай-һай, җәмәгать, бер генә дә җиңел эш түгел инде ул бәрәңге сабагын чабу! Белгәнегезчә, өлгергән бәрәңгенең сабагы калмый да инде аның, әгәр дә километрга кадәр сузылып үскән эт эчәгесе булмаса, эше дә алай хәл тайдыргыч булмас иде дә бит, әмма ул бар шул. Дым саклый, фәлән-төгән дип, алабуталарны өзгәндә үзебез калдырабыз, эсписиәлне. Менә шуның аркасында чалгы тотучыларның бераз «кәҗә майлары» чыга инде. Ярар, зарланып бу хезмәтне җиңеләйтеп булмый, Аллаһ ярдәм бирсен барлык бәрәңге сабагын чабучыларга. Мөгаен, күпләр чыккандыр инде бу атнада бакчаларына. Социаль челтәрләргә бәрәңгеләрен алучылар да күренгәләде. Элек болай иртә тотынмый торганнар иде дә, хәзер сентябрь туганчы алалар шул инде. Сөенерлек уңышлар җыеп алырга, саулыкта ашарга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев