Кремльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россия халыкларының мәдәни мирасына йомгак ясады.
Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр буенча совет барышында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев районда әлеге юнәлештәге эшләр турында сөйләде.
– Әйшә урта мәктәбендә чегән җәмгыяте балалары белем ала. Әлеге диаспора вәкилләре саны – якынча 250 кеше, шуларның 38е мәктәпкә йөри. Укучылар яхшы укый, гомуммәктәп чараларында актив катнаша. Педагоглар билгеләп үткәнчә, аларның күбесе талантлы, һәм без иҗат коллективы – чегән ансамбле булдыру мөмкинлеген карыйбыз, – диде муниципалитет башлыгы.
Нет комментариев