Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Норлат авылының «Мөслимә» мәчетендә ялга кайткан 4 солдат белән очрашу булды

Аны авылның ветераннар советы, солдат әниләре һәм хатыннары оешмасы, «Мөслимә» мәчете шурасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы оештырды.

Көръән ашыннан соң фронтчылар белән җылы аралашу, бергә җәмәгать намазы укылды.

- Норлат авылы башлыгы Илдүс Саттаров солдатларыбызга изге теләкләр теләп, бүләкләр тапшырды, - дип сөйли Норлат авылының активисты Роза Ягудина. - Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре табын корырга, кунакларны сыйларга булыштылар, кош теле, салатлар ясап китерделәр.
 

✅ "Ак калфак" оешмасы аларга маскировка челтәрләре әзерләде. Илгиз хәзрәт Хәйруллин вәгазьләр сөйләп, егетләргә акыллы киңәшләр бирде. Солдатлар, аларның әниләре бу очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр🙏

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев