Бишнәдә Халыкара хатын-кызлар көнен яңарган, заманча мәдәният йортында каршы алдылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәдә Халыкара хатын-кызлар көнен яңарган, заманча мәдәният йортында каршы алдылар

Бишнә мәдәният йортында икеләтә бәйрәм! Ниһаять, биредә көтеп алынган ремонт төгәлләнде. Халыкара хатын-кызлар көнен яңарган, заманча залда каршы алдылар.

- Залыбыз нәкъ шәһәрдәгечә: заманча төсле утлар, якты сәхнә! Бәйрәм концерты матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, тамашачыларыбызга чын язгы кәеф бүләк итә алдык, — дип сөйли сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм күңел тынычлыгы телибез. Юлларыгыз һәрчак кояшлы, йөзләрегез нурлы булсын!


Нет комментариев