Бишнә мәктәбендә «Сөмбелә» бәйрәмен үткәргәннәр
Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул — көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бишнә мәктәбе дә бу матур бәйрәмне билгеләп үтте.
Башлангыч сыйныф укучылары әлеге бәйрәмгә зур әзерлек белән килделәр. Әти-әниләре ярдәме белән тегелгән көзге костюмнар коллекциясе тәгъдим иттеләр, табигый материаллардан көзге эшләнмәләрен якладылар, көзге биюләр, җырлар, шигырьләр башкардылар.
Уңышлар җыелды, амбарлар ашлыклар белән тулды. Көз үзенең быел мул уңышы белән сөендерде. Уңыш бәйрәме барлык катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев