Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылында искиткеч матур чәчәкләр үстерәләр

Матурлыкны башкалар да күрсен әле!

– Авылыбызда мал-туар, кош-корт, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бик күп, Аллаһка шөкер. Ә менә минем сезне чәчәк үстерергә яратучы белән таныштырып үтәсем килә. Яз җитүне Гөлчирә апа Шаһиева түземсезлек белән көтеп ала. Ишегалдын тутырып, төрледән-төрле, аллы-гөлле чәчәкләр утырта, чиләк тә, иске чуен да, хәтта трактор көпчәгенең дискасы да читтә калмый. Тирә-юньгә ямь биреп, барысы да гөрләп утыралар. Җәе буе шулар белән мәш килә, - дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

– Чәчәкләргә карап, бөтен авыруларым бетә, – дип сөйли бакчачы Гөлчирә апа.

Дуслар, сез дә социаль челтәрләребездә әлеге пост астында үзегезнең бакча, өй һәм ишек алдында үсүче чәчәкләрегезнең фотоларын урнаштыра аласыз. Матурлыкны башкалар да күрсен әле!

 

Фотода Бишнә авылында гомер итүче Гөлчирә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев