Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балалар көне - Дуслар көне!

Яшел Үзән районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активистлары җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә табигать кочагында оештырган «Дуслар көне» бәйрәме инде традициягә әверелде.

Әлеге чара уку елы тәмамланганнан соң ел саен «Балаларны яклау көне» алдыннан үткәрелә. Бу көнне барлык балалар һәм ата-аналар, оештыручылар һәм кунаклар, хәйриячеләр һәм педагоглар бер зур тату гаиләгә әверелә!

Барлык балалар һәм өлкәннәр исеменнән, бәйрәмне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән. Казанның «Саф йөрәкләр!» оешмасына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Норлат авылының матур аланында, чын мараллар көтүлек иткән сулык янында үткән бәйрәм программасы бай һәм онытылмаслык булды. Көн дәвамында барыбыз да җырладык, биедек, мастер-классларда һәм ярышларда катнаштык. Шук куян «Ляля» балалар өчен күңелле сюрприз булды, ул барысын да үзенә каратты, ә аның ялтырап торган конфетти фонтаны шатлыклы хисләр, елмаюлар тудырды.

Тәмле шашлык, самовар чәе, татлы ризыклар һәм иң мөһиме - тылсымлы атмосфера һәм кунакларда көн дәвамында искиткеч кәеф булды! Бәйрәмне ялтырап торган конфетти фонтаны белән дискотека, марал фермасында хайваннарны икмәк белән сыйлау һәм фотосессия йомгаклады.

Без ел саен балалар өчен бәйрәм үткәрәбез, бик көтеп алабыз һәм аңа җитди әзерләнәбез. Балаларны яклау көне - ул бүләкләр, күңел ачулар, ә иң мөһиме – бер-берсе белән аралашуны көткән көн. Чөнки балаларны берләштереп, дуслык һәм ярату үрнәге күрсәтсәң генә, алар дөньяга ачык, бәхетле һәм позитив була. Бу кояшлы көн чарада катнашучыларга бик күп бәхетле минутлар китерде!

Рәисә Миңнуллина.
Зеленодольск районының «Рассвет» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев