Бала, әни, мәктәп. Бер көймәдә йөзәсезме?
«Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала җанга шатлык китерер».
Фото: ясалма интеллект
Әлеге язмамны хөрмәтле мәгърифәтчебез, остазыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең шушы канатлы сүзләре белән башлап җибәрәсем килде.
Бала тәрбияләүнең башы, нигезе – гаиләдә, чөнки бала күп вакытын әти-әниләре белән гаиләдә үткәрә, ата-ана үзенең киләчәгенә нигез сала.
Ә баланы инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп белән гаиләнең изге бурычы. Ике як бердәм эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мәктәп белән, башлангыч сыйныфларда балаңның беренче укытучысы, 5-9нчы сыйныфта – сыйныф җитәкчесе, шул класс укытучылары белән тыгыз элемтәдә тору ата-анага алдагы бурычларны дөрес билгеләргә дә, баланың тәрбиядәге йомшак урыннарын белеп, вакытында ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирә. Мин үзем дә шул өлкәдә эшләгәч, балаңның һәрбер адымы күз уңында. Кызларым мәктәптә укыганда, ниндидер проблема була калса, сыйныф җитәкчесе, фән укытучылары белән шунда ук уртак бер фикергә килеп, хәл итәргә тырыша идек. Ике кызымның да сыйныф җитәкчесе Рузилә Сафиуллина булды.
Ә башлангыч сыйныфларда олы кызым Гүзәлиянең беренче укытучысы Резедә Мозаффарова, икенче кызым Гөлзиянең сыйныф җитәкчесе Гөлназ Җиһаншина. Беренче укытучыларыбызга, сыйныф җитәкчебезгә, мәктәбебез коллективына рәхмәттән башка сүзебез юк. Хөрмәтебез чиксез сезгә, укытучыларыбыз! Алар тәрбия һәм белем бирү белән беррәттән, балалар өчен мәктәп тормышында икенче әти-әни дә булды. Укучылар белән борчылдылар, шатлыклары булса – сөенделәр, уртага салып хәл иттеләр.
Ата-аналарның сыйныф белән бергә экскурсия һәм походларда катнашуы да уңай нәтиҗә бирә. Болай эшләгәндә, без балаларның коллективта үз-үзләрен ничек тотуларын, башкалар белән ничек аралашуларын яхшырак күрәбез.
Хәзер кайбер гаиләләрнең бәхетсезлеге, эчкечелек, тәмәке, наркомания афәтеннән аерыла алмавын ассызыклап үтәргә кирәк. Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин: «Бала ларыгыз өчен мал җыеп та, тәрбияләрен ташламагыз, бәлки малны аларның тәрбияләре юлына сарыф итегез. Бетми торган мирас гүзәл тәрбия икәнен белегез. Дөрес тәрбия булмавы соңында балалар өчен дөнья тулы алтын калса да – файдасы юктыр, бәлки тәрбиясезлекләре – бер бәхетсезлектер вә аның өстенә калган алтыннары икенче бәхетсезлек булыр», – дип язган.
Димәк, балаларга сәләте ачылсын, үзен шәхес итеп тояр өчен, әти-әниләрнең һәм тәрбияче-укытучыларның бер булып эшләве, бер дулкында йөзүе бик мөһим.
Рәшидә Борһанова. Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев