Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәчектә балык тоту бәйгесе сыйфатында бәйрәм оештырылган

Хикмәт бит балык тотуда түгел, ә шулай бергә җыелышып, вакытны күңелле уздыруда!

Чабак тотса, чуртан диеп,
Көчкә тартып чыгардым дип,
Су патшасын үзен диеп,
Җиргә егып салдым диеп,
Әй, мактана балыкчы,
Су буенда балыкчы!
 

Бер генә тапкыр булса да яр буена барып утырып, суга кармак салмасаң, җәй заяга узган дип санарга була инде. Ә менә районыбызның кайсыбер авылларында, халыкны шундый рәхәтлектән мәхрүм итмәс өчен, махсус балык тоту бәйгеләре сыйфатында бәйрәмнәр дә оештыралар, рәхмәт төшкерләре.

Бәчектә мондый чара кышын да була, инде авыл имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин аны Урам башы күлендә җәй көне дә  оештыра. Һәрвакыт нинди дә булса үзенчәлекле үзгәреш тә кертә.
 

- Быел бәйге буласы көнне һава торышы бераз бозылып китте. Шуңа күрә балык та бик чиртмәде, зурларын да тотып булмады. Әмма шуңа да карамастан, җыелган халыкның берсенең генә дә кәефе корылмады. Бәйрәм рухы ахыргача сүнмәде, - дип сөйли Хәйдәр Сибгатуллин. – Үзебез дә бүләкләрне күбрәк кешегә тапшырасы килеп, төрле кызыклы номинацияләр билгеләдек. Беренче балыкны ирләрдән Әнвәр Садриев, ә хатын-кызлардан Энҗе Әскәрова тотты. «Иң романтик балык тотучылар» номинациясендә Эльвира белән Рамил Мозаффаровлар бүләкләнде – алар яр буенда парлашып, бер-берсен җылытып, икесенә бер одеял ябынып утырды. Районыбызның архивлар җитәкчесе Жанна Баһавиева хәләл җефете белән «Иң чыдам балык тотучылар» бүләгенә лаек булды – ни озаклыгы көтсәләр дә, эләкмәде. «Ерактан кайтучылар» да бүләксез калмады. Ахырда һәркем кайнар самовар чәе, тәмле уха белән сыйланды. Кечкенә генә авылыбызда узган әлеге чарага алтмышлап кеше җыелган иде. Яңгыр ява башлагач, кайтып китүчеләр дә кабат әйләнеп килде. Мондый бәйрәмнәр кирәк дип уйлыйм, чөнки эш белән яшәгән авыл тормышына бераз булса да төрлелек кертеп җибәрсәң, яшәүләре күңеллерәк.
 

Әйе, бу чынлап та шулай! Ул көнне Бәчекнең Урам башы күле янында булган һәркем өенә күтәренке кәеф белән кайткандыр, мөгаен. Хикмәт бит балык тотуда түгел, ә шулай бергә җыелышып, вакытны күңелле уздыруда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев