Авылның киләчәгенә битараф булмыйк: Яшел Үзәннең Мамадыш-Әкил җирлегендә хисап сессиясе узды
Мамадыш-Әкил җирлеге хисап сессиясе Татар Танае мәдәният йортында узды.
Җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллин чыгышын Ватаныбызны саклаучы гражданнарга мөрәҗәгать итүдән башлады.
– Махсус хәрби операция безне тагын да берләштерде. Битараф булмаган, ярдәмчел авыл халкына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен ихластан рәхмәтлемен. Бүгенге көндә МХОда безнең җирлектән мобилизацияләнгән 2 егетебез хезмәт итә. Без аларга җиңү белән тизрәк исән-сау гаиләләренә кайтуларын телибез. Әмма, кызганыч ки, хәрби бурычларын үтәгәндә үз Ватаннары хакына батырларча башларын салган авылдашларыбыз да бар. Барлык туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Геройларга мәңгелек дан! – диде авыл башлыгы һәм мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдык.
Җирлек составына 4 торак пункт керә: Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Панау, Рус Танае. Барлыгы 891 кеше яши.
Мәгариф
Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми белем бирү мәктәбендә 63 укучы белем ала. Уку йорты югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән. Бирегә укучылар 6 авылдан 2 автобус белән килеп йөри.
Ике авылда урнашкан «Кояшкай» һәм «Ләйсән» балалар бакчасында 15 бала тәрбияләнә.
Мәдәният
Халыкның мәдәни ялы Мамадыш-Әкил, Татар Танае мәдәният йортларында һәм Панау авыл клубында оештырыла. Ел дәвамында бәйрәмнәр китапханә, мәктәп, балалар бакчалары, авыл халкы белән берлектә уза. Узган ел «Авыл көнен» югары дәрәҗәдә оештырганнар. Җитәкче матди ярдәм күрсәткәннәре өчен инициативалы һәм актив авылдашларына рәхмәтен белдерде. Мамадыш-Әкил мәдәният йортына, авария хәлендә булып, ябылу куркынычы яный. Ел саен капиталь ремонт программасына эләгергә тырышалар, әмма, әлегә уңышсыз.
Шәхси ярдәмче хуҗалык
Барлыгы 402 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Мөгезле эре терлек саны – 334, шулардан 129ы сыер, 54 мөгезле вак терлек, 8 ат. Шулай ук җирлектә актив рәвештә умартачылык белән шөгыльләнәләр, барлыгы 211 оя бар, 10 сыер тотучы гаиләләрнең булуы шатландыра.
Төзекләндерү
Җирлек откан грант кысаларында башкарылган эшләрнең кайберләре:
- Татар Танае зиратына илтүче 1000 метр юлга вак таш җәелгән;
- 3 авылда 7 контейнер мәйданчыгы төзелгән;
- 25 чүп контейнеры сатып алынган;
- Татар Танаенда парк зонасын төзекләндерү өчен брусчатка сатып алынган;
- Мамадыш-Әкил һәм Тигеш арасында 2 суүткәргеч торба урнаштырылган юл салынган. Эшләр 2025 елда алып барылачак;
- Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча Татар Танае һәм Мамадыш-Әкил авылларында 2 балалар мәйданчыгы булдырылган;
- үзара салым акчасына таган, декоратив күпер, Татар Танае авылындагы күл буен тотар өчен киртә алынган. Җайланма 2025 елда ясалачак;
- үзара салым акчасына Мамадыш-Әкил авылында Җәләли чишмәсен төзекләндерү өчен материаллар алынган.
2025 елга планнар һәм сорауларга җавапны газетабызның №6 (14 февраль, 2025 ел) санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев