Авылларыбызда бәйрәм чаралары гөрли
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Авылларыбызда бәйрәм чаралары гөрли

Беренчеләрдән булып, Тау Иле авылы мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел тамашасы оештырылды.

Әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызы берәүне дә битараф калдырмады.

- Күпме балага шатлыклы мизгелләр бүләк иттек, аларның сөенечле йөзләрен күрү үзе бәхет! Клубта бәйрәм чаралары дәвам итә, рәхим итегез, – дип чакырып калды Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.


Нет комментариев