Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әрәгә юл: еллар буе көтелгән шатлык

Гөлшат апа Шакирҗанова: «Бер Путинга гына бармадык».

«Әрә халкы ышанычын югалтмый, көтә»…
Бу сүзләрне без газетабызда ничә еллар язып чыктык икән?! Һәр халык җыенында яңгыраган, һәр йөрәктә сакланган бер үтенеч иде ул. Чөнки Әрә – картада гына түгел, анда чын кешеләр яши. Алар да башка авыллар кебек үк юллы, уңайлы тормышка лаек.

Һәм менә, ниһаять, боз кузгалды.

Быелның февралендә Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин шатлыклы хәбәр җиткерде: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Әрәгә юл салыначак. Күпләр моны чираттагы вәгъдә дип кабул итсә дә, бу юлы сүз гамәлгә әйләнде. Эш барышы белән без – «Яшел Үзән» газетасы журналистлары да танышып кайттык.

Май ае башында Әрә ягында техника гөрелтесе яңгырады. «Волга-Автодор» юл төзүчеләре иртәнге таңнан кичкә кадәр туктаусыз эштә. Бу – гади юл түгел. Бу – тауларны кисеп, юлны күтәреп, табигать белән «сөйләшә-сөйләшә» салына торган катлаулы корылма. Су агышын тәэмин итү өчен зур торбалар урнаштырыла. Һәр метр артында – зур хезмәт, тир, түземлек.

– Авылда бер генә кеше яшәсә дә, юл кирәк, – ди Альберт Гатауллин. – Әрәдә бүген 74 кеше теркәлгән, 26 хуҗалык бар. Җәйләрен авыл тагын да җанлана, бакчачылар, туган нигезен саклап, карап торучылар кайта. Бу юл – дистә еллар көтелгән зур вакыйга. Күпме ишекләр шакылды, күпме мөрәҗәгатьләр язылды. Ниһаять, республика программасы кысаларында эш башланды.

Без моның өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка чиксез рәхмәтлебез. Проект бәясе – якынча 138 миллион сум. 1210 метрлы юл мәчеткә кадәр җитәчәк. Көзгә тәмамларга өметләнәбез.

Бу сүзләрдә – җитәкченең җаваплылыгы гына түгел, ә халык алдындагы бурычны үтәү горурлыгы да бар.

Әрә халкы исеменнән халык җыеннарында ел да Гөлшат апа Шакирҗанова чыгыш ясый иде. Үзе дә озак еллар авыл советында эшләгән кеше буларак, халык мәнфәгатен кайгыртып яши. Әрәгә килгәч, аның белән дә күрештек.

– Гомер буе көттек без бу юлны, – ди ул. – Инде үзебез дә картайдык. Хәзер бары тик исән-сау тәмамласыннар дип, көн дә дога кылам. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек… Бер Путинга гына бармадык, дип әйтәм инде. Юл булмагач, хәтта чүп өчен дә түләргә мәҗбүр иттеләр. Ә бит безгә машина керә алмый, чүп контейнерлары, гомумән, юк. Судларга йөрергә туры килде. Юл булгач – барысы да булачак: түләрбез дә, хезмәт тә күрсәтелер. Законны үтәргә кирәк.


Аның сүзләре – бер кешенең генә түгел, бөтен авылның язмышы, еллар буе җыелган әрнүе һәм бүгенге өмет чаткысы.

Әрәлеләр элек тә кул кушырып утырмаган. Үз көчләре белән таш салдырганнар, юлны ничек тә булса яраклаштырырга тырышканнар. Бу тырышлык бүгенге зур эшләрнең башлангычы.

Бүген Әрәдә тормыш кайный: техника гөрли, кешеләр елмая, күзләрдә – ышаныч. Чөнки бу юл – асфальт кына түгел. Бу – авылга сулыш өрүче тамыр, кешеләрне туган нигез белән бәйләүче җеп.

Юл – ул өмет. Һәм Әрә халкы бу өметкә, ниһаять, кул суза алды.

Инде көз җиткәч, Аллаһ боерса, Әрәдә тагын бер тарихи мизгел – юл ачылышы да гөрләп узар. Һәм ул – еллар буе көтелгән өметнең чынга ашкан көне булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев