Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет белем бирү мәктәбенең ашханәсендә, «Мастер шеф» кулинария түгәрәгенә йөрүче кызлар, «Ханума» (итле рулет) пешерде

***

Ел саен 20 октябрь көнне бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинария белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - пешекчеләр көнен бәйрәм итәләр.

- Чын пешекче булыр өчен зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр. Профессиональ кул астында булган продуктлардан да тәмле ризыклар әзерләп, затлы өстәл корырга сәләтле. Пешекче һөнәренең килеп чыгышы бик борынгыдан килә. Безнең сәламәтлек сыйфатлы ризыклар белән туклану, кәефебез пешекченең нинди ризык белән сыйлавына бәйле.

Бүген шушы бәйрәм уңаеннан Акъегет белем бирү мәктәбенең ашханәсендә, "Мастер шеф" кулинария түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз белән, үзбәк халкының милли ризыгы "Ханума" (итле рулет) пешердек. Кызларыбыз әлеге ризыкны әзерләүдә бик теләп, яратып катнаштылар.
Хөрмәтле пешекчеләребез!!! Бәйрәм белән Сезне. Һәрбарчагызга да сәламәтлек, уңышлар, мул табыннар, бәрәкәтле гомерләр теләп калабыз,- дип яза Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев