#әйтәмәле
Акъегет авылыннан шалтыратуыбыз иде әле.
Бераз файдасы булсын дип сыер асрыйбыз инде. Сөтен Ульян эшмәкәренә тапшырабыз. Кышын литрын 25 сумнан җыйган иде, февральдә – 22 сум, мартта 21 сумга төшерделәр. Кыскасы, сөт бәясе ай саен кими. Инде күпләр, болай булса сыерны бетерербез, үгез генә үстерербез, дип фикер алыша. Берәүнең дә зыянга асрыйсы килми шул. Телевизорда авыл хуҗалыгын үстерергә, мал санын арттырырга кирәк дип гел сөйлиләр. Ә шул сөт бәясен бер дә контрольдә тотмыйлар. Әнә Саба районында 27 сумнан тапшыралар икән, без кемнән ким?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев