Җәйнең беренче көннәрендә Зеленодольск һәм районның Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе вәкилләре Норлат балалар йортына бүләкләр белән килде
Балалар театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.
Ә кунаклар азәрбайҗаннарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, тугандаш татар халкының гореф-гадәтләре белән охшашлыклары турында сөйләде.
Ике милләт тә төрки төркемгә карый, уртак дингә, традицияләргә һәм мәдәни мирасларга ия. Ә бу - үзара хөрмәт һәм милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен шәп нигез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев