Адәм баласы корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана
Корбан гарәп теленнән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Аллаһ Тәгалә безгә мал, бәрәкәт, ризык бирә.
Адәм баласы шушы биргән ризыкны – үзенең акчасын, байлыгын чыгарып, аңа сарык сатып алып, Аллаһ Тәгаләгә буйсынып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, аның боерыгын үтим дип, корбан чала.
Корбан гаете көннәрендә Олы Яке авылында бик зур, саваплы чара уздырганнар.
– Авылыбызның активисты Тәлгать Гайнетдинов корбан чалып, авылдашларын бәйрәм табынына җыйды. Кайнар шулпа, пылау һәм тагын бик күп тәм-томнардан өстәлләребез сыгылып торды. Әлеге изге эштә шулай ук Гөлфисә Мөхәммәдиярова, Зөһрә Ибәтуллина, Илдар Нәҗмиев һәм Адель Вәлиевләрнең дә өлеше бик зур. Тәмле пылау белән сыйлаучы таҗик егете Сәидкә аеруча да рәхмәтле авыл халкы. Барлык оештыручыларга, табын әзерләүчеләргә, пешерүчеләргә, җыештыручыларга савабы булсын. Килгән барлык авыл халкы канәгать булып, рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә бу матур традиция дәвамлы булсын иде дип таралыштык, – дип сөйли Лилия Әхмәтшакирова.
Лилия Әхмәтшакирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев