Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

50 ел бергә. Васильеводан Хөсниевлар алтын туйларын билгеләде

Алтын - кыйммәтле металл һәм табигый тирәлектә һәркем өчен дә ачылмый. Гаилә тормышының 50 еллыгын символлаштыручы "Алтын туй" - чын хәзинә, аны чын мәхәббәт кенә саклап кала ала.

Илдус Әкрәм улы һәм Ясминә Хәбибрахман кызы Яшел Үзән районының Әрә авылында туган. Күршедә бер гаилә кебек яшәгәннәр. Яшь чагында, йөрәкләрен гомерлеккә беркетеп, булачак ир белән хатынга беренче мәхәббәт килә.

 


- Ул шундый күңелле, көләч иде. Башка кызлардан аерылып торды. Бер-ике атна йөрдем дә, хисләремне ничек белгертергә икән, дип уйладым. Ниһаять, кыюлыгым җитте. Ул чагында Ясминә, мәхәббәтебез уртак дигәч, мин дөньяда иң бәхетле кеше идем, - дип елмаеп искә ала ир.



Бүген, ярты гасырдан артык вакыт үткәч тә, ул хатынына мәхәббәт һәм наз тулы күзләре белән карый. Үзенә ике гүзәл кыз, нык гаилә бүләк иткән, терәккә әверелгән һәм ышанычлы дусты булган хатынын ул өстән бирелгән бүләк дип бәяли.

 

- Мин армиягә киттем, өч ел Ясминә миңа хат язды, көтте. Хезмәттән кайткач, мин Васильевога килдем һәм Лесокомбинатка электропильщик булып урнаштым. 1971 елда бүлмә бирделәр һәм мин сөйгәнемне алып килергә киттем. Аны да шунда ук Лесокомбинатка эшкә алдылар, - дип сөйли Илдус ага.



Никах укыталар, туй ясыйлар һәм кызлары Илсөя туа, 4 елдан соң Рәмзия.

 

- Безнең иң зур горурлыгыбыз - балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Кызлар икесе дә үзләрен медицинага багышладылар, дүрт оныгыбыз бар, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнәләр. Һәрвакыт кунакка, бәйрәмнәргә, ял көннәрендә киләләр. Бик тату гаилә без, - ди Ясминә апа.



Гаилә бәхетенең сере турындагы традицион сорауга юбилярлар бертавыштан: «Аңлашып яшәү һәм тәмле гөбәдия», - дип җавап бирәләр. Бары тик бер-береңне ишетә һәм сөендерә белү, кайгырту һәм җылылык бүләк итү, юк-бар өчен үпкәләмәү - озак елларга нык гаиләне саклап калырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев