27 сентябрь көнне Карашәм авылы мәдәният йортында «Көзбикәдә кунакта» исемле уңыш бәйрәме уздырганнар
Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә
- Чарада авылыбызның уңган хуҗабикәләре катнашты, -дип сүзен башлады Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина. - Үз бакчаларыбызда үстергән яшелчәләрдән күргәзмә оештырылды. Бәйрәм күңелле уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан тәм-томнар белән сыглып торган өстәл артында, гәпләшә-гәпләшә, чәй эчтек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев