Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

24 февральдә, Күгеш авыл җирлеге территориясендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган туплы хоккей турниры узды

Дүрт команда уйнады.

1нче урында – “Арсланнар”, 2нче урында –“Йолдызлар”, 3нче урында – “Стимул”, 4нче урында –“Ак бөркет”.

Беренче түгәрәктә барлык командалар да бер-берсе белән уйнады. Икенче түгәрәктә 1-4; 2-3 урын үзара уйнады. Җиңгән командалар исә беренче һәм икенче урыннар өчен, ә оттыручылар 3 һәм 4нче урын өчен көч сынашты.

Киеренке көрәштә "Арсланнар" командасы 4:2 исәбе белән җиңде. Алар җирлек башлыгының алтын медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде, Күгеш авыл җирлеге башлыгының күчмә кубогын яулады. Икенче урынны “Йолдызлар” командасы алды, алар көмеш медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 3нче урынга чыккан "Стимул" командасы бронза медаль һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 4нче урында "Ак бөркет" командасы калды.

Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да Мактау грамоталарына лаек булды. Ярышларда катнашучылар һәм җанатарлар кайнар чәй белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев