22 июнь илебездә хәтер һәм искә алу көне
#яшелүзәнрайонытуганавылым

22 июнь илебездә хәтер һәм искә алу көне

Бу көнне таң белән Бөек Ватан сугышы башлана, фашист илбасарлары илебезгә бәреп керә.

Күпме корбаннар, җимерелгән хыяллар, тол калган хатыннар, атасыз үскән балалар... Һәр гаиләгә үтеп кергән әче язмыш сынаулары...
Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр солдатларыбызны беркемнең дә, һичкайчан да онытырга хакы юк.

- Сугышта үлеп калган авылдашларыбызны искә алу максатыннан, мәдәният йортыбызда "22 июнь - хәтер һәм кайгы..." исемле хәтер сәгате узды. Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янында бер минут тынлыктан соң хәтер шәмнәрен кабыздык. Беркем дә бу көнгә битараф түгел. Теләгән һәрбер кеше хәтер шәмнәрен хәтта өйдә дә кабыза ала, - дип сөйли  Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.


Нет комментариев