Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

21 мартта Норлат авыл мәдәният йортында «Идел Аръягы» МБУ хезмәткәрләре өчен мәдәният хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

Бу - һәр көн кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче, фидакарь хезмәте, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм сәнгатькә тугры хезмәте белән тормышыбызның теләсә кайсы көнен якты төсләр белән тутыручы затлар бәйрәме.

Бу көнне бик күп игелекле, җылы сүзләр әйтелде, мәдәният хезмәткәрләре адресына котлаулар һәм эчкерсез теләкләр яңгырады.

Үз хезмәткәрләренә җылы теләкләрен һәм котлауларын "Идел Аръягы" МБУ директоры Наил Харунов җиткерде. Тантаналы шартларда Идел аръягы филиалларына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре, район мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гомумән, бәйрәм бик матур узды, хезмәткәрләргә искиткеч кәеф бүләк итте, мәдәният хезмәткәрләренә иҗат итү һәм халыкны онытылмаслык иҗади проектлары белән сөендерү өчен күтәренкелек һәм илһам бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев