Сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина яшүсмерләргә Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында тетрәндергеч итеп сөйләде.
- Чара ахырында сугышның аяусыз, рәхимсез булуын һәм халкыбыз хәтерендә мәңге җуелмаслык хәтирә булып калуын презентация аша күрсәттек, әлеге темага багышланган китаплар һәм открыткалар белән таныштырдык, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев