Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

1 апрельне төрлечә ялганлап шаяртулар көне, яки Көлке көне, дип беләбез

Кемдер алдый, кемдер алдана.

Табиблар әйтмешли, 1 минут көлү гомерне 10 минутка озайта.
Әлеге бәйрәмнең кайчан, ничек барлыкка килүе билгесез. Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз.


1 апрель - көлке көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында "Көлке тирәсендә" дип исемләнгән яшьләр өчен куңел ачу кичәсе уздырдык.
Яшьләр бу чарада бик теләп катнаштылар, кызыклы һәм катлаулы сорауларга җавап бирделәр һәм мәзәкләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп биеделәр. Шаяру-көлүләр бәйрәмнәрдә генә була торган хәлгә әйләнеп бара. Шуның өчен көн дә шатланып, көлеп, дөньяның рәхәтлегенә кинәнеп яшәргә кирәк, дуслар, - дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев